歌词
1. Юлларда буран микән,
Карларын салган микән.
Авылның тар урамында,
Сукмаклар калган микән.
Кушымта:
Үзем еракта булсам да,
Күңелем өйдә икән.
Капка төпләренә чыгып,
Әнием көтә микән.
2. Ай, буран, буран икән,
Тоташ каплаган микән.
Авылнын кышын бу күңелем,
Бигрәк сагынган икән.
Кушымта:
Үзем еракта булсам да,
Күңелем өйдә икән.
Капка төпләренә чыгып,
Әнием көтә микән.
专辑信息