歌词
Таң атканда көзге җилләр
Уяттылар күлнең сагышын.
Соңгы казлар очып китте бүген
Төркем-төркем булып. Ярышып.
Соңгы казлар очып китте.
Көтмәделәр кояш нурларын.
Очрашулар көтеп калган күлгә
Онытмаслар микән юлларын?
Тезелешеп очты казлар
Болытларга, ахры, ияреп.
Ак кар булып ятып калды
Каурыйлары җилдә тирбәлеп.
Тезелешеп китте казлар.
Соңгы төркем юлга кузгалды.
Җәй буена күлне иркәләгән
Моңнары да китеп югалды.
Ялгыз калган моңсу күлне
Юатырга китте уйларым.
Каурыйларны кочып елаганда
Мин бит, бәгърем, сине уйладым!
专辑信息
1.Ozatu